Район яңалыклары

ГИБДД хезмәте төзегән административ ике эш каралган

18 октябрь көнне Теләче җәмәгать судында Россия Федерация административ хокуклар бозу кодексының 12.26 статьясенең 1 нче бүлеге буенча һәм 12.8 статьясының 1 бүлеге буенча ГИБДД хезмәте төзегән административ ике эш каралган.

Машина йөртүче Балыклы авылында яшәүче Садыков Р.Ф. (1966 елда туган) һәм Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Шугаепов А.М., (1974 елда туган) суд барышында катнашмаганнар, икесе дә ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум штрафка тартылган.


Нет комментариев