Гореф - гадәтләрнең тәме: укучылар осталык дәресләрендә татар халкының милли ризыкларын әзерләделәр
«Татнефть» компаниясе гранты белән хупланган «Милли кухня традицияләрен торгызу- мәдәни күптөрлелеккә илтүче юл» проекты кысаларында 8 – июль көнне Шәтке авылында урнашкан балалар лагеренда кызыклы чара узды.
Проектның авторы район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнисә Туктамышева. Әлеге проект, татар милли ашларын үстерүгә зур өлеш керткән, кулинария традицияләрен популярлаштырган, уникаль рецептларны җыеп һәм саклап калган якташыбыз, атаклы пешекче Юныс Әхмәтҗановка багышланган.

Балалар бүген, чыннан да, гореф - гадәтләр дөньясына чумды. Осталык дәресендә милли ризыгыбыз коштелен остазлар җитәкчелегендә, үз куллары белән әзерләделәр, берсен – берсе сыйладылар. Милли ризыкларга багышланган викторинада катнашып истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев