Горур Теләчем!
Биеклеккә хәрчак күтәрәсең, Халкымның, син, милли көрәшен.
Биеклеккә хәрчак күтәрәсең,
Халкымның, син, милли көрәшен.
Чыныгулар алып изге җирдә
Батырларың үсә Теләчем.
Сабан туйлар иле - туган җирем,
Колачлаган Мишә тирәсен.
Билен бирми хезмәт юлында да,
Мәйдан тота горур Теләчем!
Сылуларың чиккән сөлге белән,
Көрәшчеләр башлый бәйгесен
Теләченең данын еракларга,
Илтә егетләрнең хәллесе.
Теккән, җиккән, базарын да тоткан
Яуларның да кичкән ничәсен?!
Батырлары белән ил тормышын,
Алып бара горур Теләчем!
Сабантуйлар иле – Туган җирем,
Колачлаган Мишә тирәсен
Билен бирми хезмәт юлында да
Мәйдан тота горур Теләчем!
Фазыл Низамиев, Бичер авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев