Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәр эшнең үз вакыты

“Сабыр итегез, һәрбер эшнең үз вакыты бар” дип өлкәннәр юкка әйтмәгән күрәсең. Кече Кибәхуҗа авылы халкы 2019 елда җыенда җитәкчелеккә зиратка Макса елгасының суы якын килгәнлеген дәлилләп, район башлыгы Нәҗип Хаҗиповтан ярдәм сораган иде. Район башлыгы аларның гозерен тыңлаганнан соң, бу проблеманы җирлек башлыгына тирәнтен өйрәнергә киңәш итте. Бу мәсьәлә буенча үзе дә борчылган, җитәкчелектән аңлау тапкан тынгысыз Ирек Заһидуллин ныклап эшкә тотынды. Аңа ярдәмгә авыл халкы да кушылды. Республика җитәкчеләренә ярдәм сорап хатлар җибәрелде. Алардан уңай җавап килде.

Ниһаять 2020 елның иртә языннан Кече Кибәхуҗа авылының төньяк ягыннан агучы Макса елгасын үзгәртү, тирәнәйтү, ярын биегәйтү эшләре башланып киткән иде. Авыл халкы әйтүенчә, елганың агымын үзгәртү аеруча мөһим булган. Ни өчен дигәндә, язгы ташу вакытында елга ярларына сыеша алмыйча су Кече Кибәхуҗа авылы зират чикләрен ашаган. Аеруча өлкән буын вәкилләре, бу хәлне әрнеп күзәткән, елга ярларына агачлар да утырткан, зират коймасын эчкәрәк күчергән. Ни кызганыч, аларның тырышлыклары әллә ни нәтиҗә бирмәгән. Шуннан соң авыл җирлеге башлыгы белән берлектә район, республика җитәкчеләренә хатлар язып, бу эшкә ныклап тотынганнар иде. Ләкин уйладым да, агып тора торган елганы, икенче көнне башка урынга күчердем дигән сүз түгел. Бу биктә мәшәкатьле, чыгымлы эш. Район җитәкчелеге әлеге эшкә үзенең ярдәмен күрсәтә башлагач, беренче елны, елганың агымын башка урынга боралар. “Җирлегебездә әлеге проблеманы чишүдә безгә Нәҗип Нәкыйпович ярдәм итте һәм бу эшкә проект эшләнде. Зур суммалар тотылып эшләүче әлеге эш, республика программасы нигезендә башкарылды....

Бу хакта тулырак  район газетасының 19 май саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев