Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Һөнәр - кулдагы алтын беләзек

Әлеге әйтем еллар узган саен да үзенең актуальлеген югалтмый. Тик шуны онытмаска кирәк: кеше - һөнәре буенча кем генә булса да, үз эшенең остасы булырга тиеш.

Оста – иң хөрмәткә лаек кеше. Тормыш осталар җилкәсендә. Кешегә кирәкле һәрнәрсәне аларның алтын куллары эшләгән. Оста булу өчен: теләк, белем, сәләт кирәк. Эшне эшли алу белем сорый, ә белем алу өчен теләк кирәк.

2013 елдан бирле Русиядә ел саен 10 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге укучылар, студентлар  өчен «Яшь һөнәрчеләр» чемпионаты үткәрелә. Бу чемпионат   милли «Белем» федераль проектының бер  өлеше булып тора, бу исә урта белем  һәм һөнәри  белем бирү программаларын тормышка ашыру ,  укучыларга экономика таләпләре  һәм хезмәт базары сорауларына туры килгән һөнәри  белем алуга  юнәлдерелгән. Һөнәри юнәлешкә  Шәтке урта мәктәбендә дә  зур игътибар бирелә. Укучылар  хезмәт дәресләрендә кул эшләре, аш-су әзерләү,  ремонтлау һәм башка тормыш өчен мөһим булган һөнәрләрнең серләренә төшенәләр. Безнең  мәктәп укучылары да һәр елны  чемпионатның төбәк бәйгесендә бик теләп катнашалар һәм үз осталыкларын күрсәтеп, алдынгы урыннарны алып кайталар. Менә шушы чемпионатка әзерлек йөзеннән, мәктәптә технология (хезмәт) , яшь һөнәрчеләр атналыгы булып үтте. Укучылар берничә төрле һөнәри юнәлештә көч сынаштылар.Токмач камырын басу, җәю һәм аны кисәргә өйрәнделәр. ,,Карвинг" - бизәү сәнгате,  ,,Чәчтараш" сәнгате белән таныштылар һәм бик уңышлы чыгыш ясадылар.  Укучыларыбыз 16 гыйнвар көнне,  үзләштергән һөнәри белемнәрен проект яклау белән йомгакладылар. Соныннан,  җиңүчеләрне котлап, мәктәп директоры А. А. Ибушев грамоталар тапшырды. Атналыкны технология укытучысы Рәмзия  Ибраева оештырды. Әлеге чара укучылар өчен бик кирәкле һәм файдалы булды.

 

Динә Ибраева, Казан төзүчеләр көллиятенең 1 курс студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев