Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

I кварталдагы хезмәткә нәтиҗә ясалды

Бүген, ягъни 11 апрель көнне, район Советының киңәшмәләр залында быелның I кварталында терлекчелек тармагында куелган хезмәткә нәтиҗә ясалды.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, ферма мөдирләре, зооветеринария белгечләре,  икътисадчылар чакырулы иде. Киңәшмәдә алга куелган теманы яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов чыгыш ясады.

Моннан тыш, киңәшмәдә  2022 елның 14 июлендә кабул ителгән 248 нче номерлы Федераль Закон турында да сүз булды. Бу хакта, ягъни терлекчелекнең өстәмә продуктлары әйләнеше турындагы закон турында бәйнә-бәйнә “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы Идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлек җитәкчесе Идрис Гатин сөйләде.

Киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев