Иҗади эшләр көтәбез
Район яңалыклары

Иҗади эшләр көтәбез

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Теләче информ” мәгьлүмат үзәге балалар арасында “Әтием – гаилә терәге” дигән темага иҗади бәйге игълан итә.

Кызлар-малайлар, әтиләрегез, аларның сезгә үрнәк яклары, мавыгулары, уртак яраткан шөгыльләрегез турында язмалар көтәбез. Әтиегез белән ял вакытында бергә төшкән фотогызны да безгә юллагыз. Язмаларны 21 февральгә кадәр tulinf@rambler.ru электрон адресына җибәрергә яки редакциягә (Теләче авылы, Болынлык урамы, 6 а йорт) китерергә кирәк. Ахырдан иң кызыклы дип табылган иҗади эшләрне бүләкләп китәрбез.


Нет комментариев