Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Якташларыбыз иҗаты

Газинур Әхмәтҗанов шигыре.

Сүнмәс Йолдызым.

Син бит миңа бар кешедән якын,
Үзең шуны  яхшы беләсең.
Иңнәреңнән сине кочып алып,
Битләреңнән килә үбәсем.

Син чакырсаң, атлап килер идем,
Җәяү барам, бер дә иренмәм.
Сөю хисе мәңгелек булса да,
Тик гомерләр бик аз бирелгән.

Бәхет кенә телим, киләчәктә,
Борчу җиле ишек какмасын.
Сөю гөле сулмый чәчәк атсын,
Сусаган күк кибеп ятмасын.

Бәхет белән җирдә яшәү рәхәт,
Барыр юллар булсын бик озын.
Сүндермичә көткән өметләрне,
Син бит минем сүнмәс Йолдызым.

Газинур Әхмәтҗанов.
Азнакай шәһәре.
7 июль 2025 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев