Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Якташларыбыз иҗаты

Яңа ел белән, дуслар!

Бөтен җиһан балкып китеп,

Ап -ак карга төренде.

Карны сагынган табигать,

Ак ефәккә күмелде.

 

Кызык инде, Яңа елда,

Могҗизалар көтәбез...

Күңел хаман балачакта,

Ә чынлыкта- өлкәнбез.

 

Дуслар, быел шома,  зәһәр елан,

Патшалык итте җирдә.

Могҗизасыз китеп бара,

Гөлбакча - илебездән.

 

Явым-төшем мулдан булды,

Җәй буе яуды яңгыр.

Көннең аязгынын көтте,

Авыл халкы - бик сабыр.

 

Уңды бернигә карамый,

Каен, җир җиләкләре...

Бер -ике сәгатьтә тулды,

Бетон, су чиләкләре.

 

Бәрәңге дә хәйрна уңды,

Тик әллә -ни үсмәде;

Кем әйтмешли, шул җылылык

Кына җитеп бетмәде.

 

Көтте илләр тынычлыкны,

Салкын, шуар еланнан.

Тик өметләр акланмады,

Шунысы менә бик яман.

 

Быел бусага төбендә

Көчле рухлы Аргамак.

Элек-электән ир-атның

Таянычы булган - Ат.

 

Киләсе елда да Аттан,

Күпме өмет итмибез;

Ходай саулыкларны биреп,

Дус, тату яшик, дибез.

 

Яңа елның ак карлары,

Тирә-юньне бизәсен.

Шәфкатьле булсын күңелләр,

Кайгы-хәсрәт килмәсен.

 

Бар борчулар, үпкә-сагыш,

Иске елда ук  калсын;

Олы максат, өмет-ышанычлар,

Маяк булып барсын.

Төнге сәгать уникене суккач,

Кремль курантлары.

Яңа ел белән котлашып,

Күтәрик бокалларны!

 

Зоя Павлова, Субаш авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев