Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Якташыбыз, ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган «Яшь журналист» бәйгесе бара

Конкурсның максаты: талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.

Конкурс эшләре рус яки татар телләрендә, видеоязмалар рәвешендә башкарыла (регламент – 5 минутка кадәр). 
Тәкъдим ителгән темалар: 
1. “Авыл” (авыл хуҗалыгы темалары) 
2.“Репортаж” (мәктәп чараларыннан репортажлар); 
3. “Шәхес” (районыбызның күренекле кешеләре); 
4. “Ватанчы” (яшьләрнең гражданлыгы һәм патриотизмы); 
5. "Сәламәтлек” (сәламәтлекне саклау); 
6. “Халык традицияләре” (гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр); 
7. "Без бүген нәрсә турында хыялланабыз” (яшьләрнең ни уйлавы турында); 
8. "Аталар һәм балалар» (буын мөнәсәбәтләре проблемасы). 
 
Иҗади эшләрне tulinf@rambler.ru почта адресына яисә 89393967641 номерында 2023 елның 1 маена кадәр кабул итәбез. Җиңүчеләрне бүләкләү май аенда Гәләветдин Зиятдиновның туган авылы Бичердә узачак.

Бүген сезгә Теләче авылыннан  Даниль һәм Дамирдан видеоязма тәкъдим итәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев