Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Якты Пасха – чиркәү календаренең иң хөрмәтле һәм шатлыклы бәйрәме

Пасха – иң мөһим христиан бәйрәме. Ул Иисусның үлгәннән соң яңадан терелүе хөрмәтенә билгеләп үтелә. Чөнки әлеге вакыйга библиянең үзәген, христиан диненең нигезен тәшкил итә.

Бүген  районыбызның Иске Карабаян  авылында  Олы көн яки, башкача әйткәндә, Пасха бәйрәме зурлап үткәрелә. Бәйрәм итү гадәттәгечә,  төнлә  чиркәүдә гыйбадәт кылу белән башлана. Гаиләләрдә посттан соң (христиан дине буенча сөтле һәм итле аш ашамый тору) мул ризыклы табын әзерләнә. Гореф-гадәт буенча бәйрәм куличы һәм буялган йомыркалар изгеләндерелә. 

Хөрмәтле христиан динендәге милләттәшләребез, Олы көн бәйрәме сезне  игелекле эшләргә рухландырсын һәм яңа казанышларга көч бирсен! Бу көн һәр йортка шатлык һәм өмет алып килсен, ә гаиләләрдә тынычлык, игелек, татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен! 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев