Яктылыкны кире кайтару элементлары - мәҗбүри
Юлларда машиналар саны көннән-көн арту, аларның тизлеге югары булу сәбәпле, җәяүлеләр, балалар катнашында аварияләр еш булып тора. Җәяүлеләр бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында машина астына эләгеп имгәнәләр, йә һәлак булалар.
Гаҗәп түгел, караңгыда машина йөртүче юлга чыккан җәяүлене соң күреп ала, аның дөрес карарга килеп, аварияне булдырмый калу өчен вакыты бик аз, бары бер генә мизгел. Җәяүлене ерактан күренерлек итүнең ансат кына юлы бар. Әйтик, яктылыкны кире кайтару элементлары (фликерлар) куллану. Алар махсус материалдан ясала һәм яктылык нурларын кире чагылдыра. Нәтиҗәдә, машина йөртүче еракка яктырта торган фаралар белән хәрәкәт иткәндә, яктылыкны кире кайтару элементлары булмаган җәяүлеләрне - 100, яктылыкны кире кайтару элементлары булганнарын - 350 метрдан, якын арага хәрәкәт итә торган фаралар белән хәрәкәт иткәндә, яктылыкны кире кайтару элементлары булган җәяүлеләрне - 150 - 200 метрдан ук күреп өлгерә. Бу инде аңа ниндидер карар кабул итү өчен 15 - 25 секунд вакыт бирә. Шулай итеп, җәяүленең гомере сакланып кала.
Җәяүлеләрне таптату - юл-транспорт фаҗигаларының иң киң таралган төре. Тапталуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта йөртүче автомобиль юлына чыккан кешеләрне күрерлек хәлдә түгел. Моңа уңайсыз һава шартлары - яңгыр, җепшек кар, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылыкны кире кайтару элементлары булмавы да сәбәп булырга мөмкин, - ди юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев