Яңа ел - балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә шатлыклы әкият. Бүген Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында Яңа ел иртәләре башланды.
Балалар Кыш бабай һәм Кар Кызы, әкият геройлары - Баба Яга, Шурале һәм почтальон Печкин белән очраштылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Әлбәттә инде, балалар янына Кыш бабай бүләкләр белән килде.
Нет комментариев