Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Янгыннардан сак булыйк!

Гадәттәгечә, яз килү, бакча сезоны ачылу, май бәйрәмнәре башлану белән янгын хәле киеренке була бара - янгыннар саны арта. 1 һәм 9 Май бәйрәмен бары тик Яңа ел бәйрәмнәре белән генә чагыштырырга мөмкин. РФ буенча уртача алганда тәүлегенә 45 кеше үлә икән, май һәм Яңа ел бәйрәмнәре вакытында бу сан 2 тапкыр арта. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре моны кешеләр ял итү урыннарына чыгулары, уяулыкны югалтулары, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозулары белән аңлата.

Россиянең табигый территорияләрендә күпчелек янгыннарның чыганагы булып кеше тора. Шуңа күрә 2023 елгы янгын куркынычы сезонының нинди булачагына нәкъ менә кешеләрнең саклыгына (яки саксызлыгына) бәйле: 2010 елдагы кебек урманнарыбыз янырмы, әллә без һәлакәттән котылып калырбызмы. Әлбәттә, һава торышы белән китерергә мөмкин - әгәр җәй дымлы булса яки салкын булса, һәлакәтләрне илнең янгыннарга каршы көрәшкә әзерлеге югары дәрәҗәдә булганда булдырмаска мөмкин. Тик 2010 елдагы кебек бәхет елмаймаса - һәлакәт кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә без, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, барлык кешеләргә мөрәҗәгать итәбез: Зинһар, урманнарда гына түгел, башка табигый территорияләрдә дә ут белән максималь сак булыгыз! Күз алдыгызга китерегез әле, без хәзер дары мичкәсендә яшибез (бу хаклыкка бик якын тамаша булачак), һәр учак, ташланган шырпы яки тәмәке төпчеклэре гаять зур янгыннар, урманнарның, торак пунктларның һәм кешеләрнең һәлак булуына китерергә мөмкин. Бүгенге көндә Теләче муниципаль районы территориясендә булган янгыннар белән бәйле хәлләрне карасак, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, янгыннар саны һәм аларда кешеләр үлеме саны кимү күзәтелә. Шулай итеп, 2022 елның 1 апреленә 2 янгын очрагы теркәлгән, быел 1 янгын булды. Узган ел һәм бүгенге көнгә кадәр янгыннарда кешеләрнең һәлак булуына юл куелмады.

Ленар Хакимуллин, Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча эчке эшләр министрлыгының янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы эчке эшләр хезмәте подполковнигы

 

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X