Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңгырлар сөендерергә ашыкмый

6 июнь көне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Агролак” ширкәтләре, ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте басу-кырларында булып, чәчүлекләрнең торышы, терлек азыгы әзерләү кампаниясенең барышы белән таныштылар.

Йөреш барышында ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр белән очрашып сөйләште. Очрашу барышында ул:

  • Кайбер технологик җитешсезлекләрне исәпкә алмаганда, күпчелек урында язгы кыр эшләре оешкан төстә, югары сыйфат белән башкарылса да, яңгырлар булмавы күңелне борчый. Шуңа да быел узган елгы кебек мул уңышка ирешеп булмас. Көннәр никадәр коры һәм салкын торуга кармастан, чәчелгән иген мәйданнарын тәрбияләргә, саклап калырга, икенче катка өмет зур баглап, күпьеллык үләннәрнең беренче катын тизрәк җыеп алырга кирәк. Әлегә Табигать-Анабыз безне җылы, шифалы яңгырлары белән сөендерергә ашыкмый, - дип белдерде.

Йөреш турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев