Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ярдәм янәшә

Өлешчә мобилизация кысаларында илне сакларга чакырылган якташларыбызга гуманитар ярдәм туплануы хакында хәбәр иткән идек инде.

Бу көннәрдә җирлек халкының һәм район хакимиятенең ярдәме белән байтак гуманитар ярдәм тупланды. Бер генә җирлек тә  әлеге изге гамәлдән читтә калмаска тырышты.  Якташларыбыз сораган кирәк-яракларны,  тиз бозылмый торган продукцияне алып килде. Район үзәк  хастаханәсе коллективы хезмәткәрләре, аптекалар  беренче чиратта  кирәк булган дарулар белән булышты.  Җыйналган гуманитар ярдәм ике зур йөк машинасына төялде. Аны егетләребезгә  Теләче һәм Саба егетләре илтеп тапшырачак.

Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов гуманитар ярдәм җыюда булышкан район халкына олы рәхмәтен җиткерде. Ярдәм егетләргә исән-сау вакытында барып җитсен дип телибез. Әлеге изге эшкә алынган егетләргә дә сабырлык, уңышлар теләп калабыз.  Ә сугыш кырында булган якташларыбыз  тиз арада исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде!

Эльмира Әхмәтҗанова.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев