Яшь кызлар туп суга
377
0
21 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында 2012-2013 елда туган кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге башланды. Анда Арча, Алексеевск, Актаныш, Буа, Кама Тамагы, Минзәлә, Менделеевск һәм Теләче районнарының яшь волейболчылары көч сынаша. Бу командалар “Б” төркемендә чыгыш ясый.
Бүген әлеге мәртәбәле ярышларны ачу тантанасы булып үтте. Тантанада яшь спортчыларны муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин белән Татарстан Республикасының волейбол Федерациясе Башкарма директоры, ярышларның баш хөкемдары Мансур Кәримов сәламләде. Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин белән аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин да катнашты. Кайнар тәбрикләү сүзләре белән изге теләкләрдән соң, чарада катнашучыларны үзенең дәртле биюе белән балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче “Чулпан” бию коллективы (җитәкчесе - Зәринә Рәсип кызы Әхмәтова) сәламләде.
Шунысы игътибарга лаек, волейбол ярышлары 24 ноябрьгә кадәр барачак. Хөрмәтле райондашлар, әлеге киеренке, әмма мавыктыргыч ярышларны тамаша кылырга, үзебезнең кызлар өчен җан атарга чакырып калабыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев