Яшәү чыганагы - чишмәләр
Чишмә… Кеше үзенең гомер башын, туган нигезен - чишмә белән тиңләргә ярата. Чыннан да, чишмә гомер, нәсел башы кебек тибеп чыга да, акрын гына челтерәп ага, елгага кушыла, ә алар үз чиратында диңгезгә коя... Һәрчак хәрәкәттә, үз юлын яра.
Олы Мишә авылы чишмәләргә бай. Урман буеннан тармакланган җиде чишмә, авыл башындагы халык телендә Тырлау атамасы алган су саклагычка килеп кушыла. Шуларның берсе, иң мул, йомшак сулысы Миннегалиев Илсур Нургали улы тарафыннан 2013 елда төзекләндерелә. Илсур әфәнде әтисенә булган ярату, хөрмәтен белдереп әлеге чишмәгә “Нургали” дип исем бирә. Суның җирне бәреп чыккан урынына да Чишмә йорты төзелә, тау башына янәдән бер кечкенә күрсәтмә йорт, ял итү өчен беседка, күп кеше сыйдырышлы өстәл, эскәмияләр көйләнә. Чыннан да, авыл халкы гына түгел, ә якын-тирә авыллар да үз итте бу гүзәл урынны. Иртә яздан, карангы көзгә кадәр кеше өзелми биредән.
Ә авылыбызның нәкъ уртасында тагын бер чишмә бар. Аңа да тукталмыйча китү дөрес булмас, дип саныйм. Авылны икегә бүлеп торучы су буенда, челтерәп “Закирҗан” чишмәсе ага. Бу бик борынгы чишмә. Авылыбызга нигез салучы Биккенә дә, авылга урынны, урманга да, чишмәгә дә якын булган тирәлекне сайлап бирегә төпләнеп калган, дип сөйли иде әбиләр. Авыл халкы, әби-бабайларыбыз шушы чишмә белән көн күргәннәр, алар өчен бу төп су чыганагы булып торган. Аның исемнәре дә берничә. Халык хәтерендә сакланып калганнары “Олы чишмә”, “Авыл чишмәсе”, “Мишә чишмәсе”. Ә менә ике дистәдән артык ул “Закирҗан” атамасын йөртә. Бикмөхәммәтов Закирҗан Миннемулла улы тарафыннан 90 елларда бу чишмәгә бина төзелә, матур итеп рәшәткә-киртә белән әйләндереп алына. Авылның яшь кызлары, киленнәре шул сукмакта очрашып сәлам алышканнар, авылның, күрше тирәнең “соңгы хәбәрләре” дә шуннан таралган. Бүген исә, хәлләр башкачарак. Торбалар аша бик күптәннән авыл өйләренә су кертелгән булганга, авыл халкы чишмәгә суга бармый, чишмәгә юлларны оныттык, - дияргә яратабыз. Тик шулай да, әлеге чишмәгә сукмак өзелми. Ул авыл халкы өчен кадерле җир. Яшьләребез өчен ял итү урыны да. Елның-елында авыл җирлеге тарафыннан чишмәләребез чистартылып, ремонтланып тора, шунысы сөендерә. Димәк, әле чишмәләребез яшәячәк, үзләренең шифалы сулары белән сөендерәчәкләр...
Нурия Баширова. Олы Мишә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев