Яшьләр көне белән!
Хөрмәтле кызлар һәм егетләр! Өлгергәнлек аттестаты алачак чыгарылыш сыйныф укучылары, студентлар, халык хуҗалыгы тармагында эшләүче яшьләр, спортчылар! Сезне Россия яшьләре көне белән ихлас котлыйбыз!
Районыбызның киләчәге - сезнең кулларда, яшьләр. Бүген без сезгә планнарыгызны, хыялларыгызны, яңа идеяләрегезне чынга ашыруда, тормышта үз урыныгызны табуда ярдәм итәргә тырышабыз. Шәхси уңышларыгыз - безнең район уңышлары да ул. Чөнки сезнең тормышка төпле карашыгыз, республиканы, районны үзгәртү, яхшырту турында матур идеяләрегез бар. Заман яшьләрнең белемле, иҗади эшләүче, кыю фикерле булуын сорый, өлкән буын сезгә алмашчы итеп, өмет-ышаныч белән карый. Без ышанабыз: сез кайда гына укысагыз да, эшләсәгез дә, сынатмассыз. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Фото: https://www.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев