Яшьтән белеп үсәләр
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары ( ЮИД - юные инспектора дорожного движения) 1973 елның 6 мартында оеша. Бу көнне ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретариаты карары белән СССР эчке Эшләр министрлыгы белән СССР Мәгариф министрлыгының уртак коллегиясендә яшь юл хрәкәте инспекторлары отрядлары турында Нигезләмә раслана.
1973 ел азагына илдә 14 меңгә якын яшь юл хрәкәте инспекторлары отрядлары оеша. Ел дәвамында алар катнашында слетлар, ярышлар үтә. Ике елдан соң “Орлёнок” пионер лагерында яшь юл хәрәкәте инспекторларының I Бөтенроссия слеты уза.
Татарстан Республикасы яшь юл хәрәкәте инспекторлары беренче тапкыр ил күләмендә 1986 елда таныла. Нәкъ менә шушы елда республика командасы яшь велосипедчыларның “Хәвефсез тәгәрмәч” Бөтенсоюз бәйгесендә беренче урынны яулый.
Бүген Татарстанда үз сафларына 19 мең укучыны берләштерүче 150 яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды актив эшләп килә.
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcе һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениясе хезмәткәрләре белән берлектә мәгариф учреждениеләрендә юл куркынычсызлыгын пропагандалау буенча аңлату эшләре алып баралар, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан үткәрелгән рейдларда катнашалар, юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылык кайтару элементлары өләшәләр, аларны куллану һәм юлларда яхшырак күренү тәртипләре турында сөйлиләр.
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары юлларда килеп чыккан бәхетсезлек очрагында беренче ярдәм күрсәтү, юл йөрү кагыйдәләрен һәм велосипедта йөрү осталыклары үзләштерү буенча алган белемнәрен автошәһәрчекләрдә “Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсларында күрсәтәләр.
2017 елдан башлап, республикада яшь юл хәрәкәте инспекторлары өчен профильле, бушлай ял-сәламәтләндерү лагере эшләп килә. Мәгълүмати-пропаганда эшләрен яхшырту максатыннан 2018 елның 4 декабрендә Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә балалар мәгълүмат үзәкләре ачылды.
2020 елдан башлап, яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары белән эшләүче педагог-тренерларның хезмәт хакларына акчалата премияләр өстәү тәртибе кертелде. Ел саен алар һәм яшь юл инспекторлары отрядлары өчен конкурслар, вебинарлар һәм форумнар үткәрелә.
Яшь юл хәрәкәте инспекторы исеме горур яңгырый! Бу исемне республикабыз яшь юл хрәкәте инспекторлары лаеклы йөртә. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен зур тырышлык һәм сабырлык белән өйрәнәләр, актив яшәү рәвеше алып баралар, үзләрен физик яктан зур тормышка әзерлиләр. Шулай ук башкаларга игътибарлы, мәрхәмәтле булып үсәргә кирәклеген дә онытмыйлар. Иң мөһиме - яшь юл хәрәкәте инспекторлары мәктәбе яшьләребезнең юл йөрү кагыйдәләренә хөрмәт белән карарга, берсүзсез үтәргә өйрәтә. Бу игелекле гамәл-хәрәкәт үз чиратында йөзләрчә, меңнәрчә кешеләрнең сәламәтлеген, гомерен саклап калырга ярдәм итә.
Бүген районыбыз мәктәрләрендә 14 яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары эшләп килә. Аларда 117 бала шөгыльләнә. Без аларның һәркайсын һәм җитәкчеләрен ярты гасырлык олугъ юбилейлары белән ихлас котлыйбыз! Аларга игелекле хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз.
Гимн ЮИД
Идем вперед, шагаем в ряд.
Идем вперед, нам нет преград!
Мы откроем вам секрет, нам пока немного лет,
Но готов любой из нас каждый день и каждый час
Вам в пути опорой стать, от угроз оберегать.
Безопасность победит, потому что мы - ЮИД!
Припев
Идем вперед, нас долг зовет.
Шагаем в ряд - нам нет преград.
И сердце юное горит,
Все потому, что мы ЮИД!
Если вдруг забывчив был, ПДД не заучил,
Есть инспектор, юный друг, всех обучит он вокруг.
С детства знаем, кем нам быть - будем России служить.
Оставаясь на посту, воплотим свою мечту!
Безопасных дорог в стране миллионы
И поэтому мы в ПДД чемпионы.
Наши дороги к победе ведут
Здесь и сейчас воплощаем мечту!
Безопасные дороги - это реально
Поможет на в этом проект федеральный
Цели его к мечте приведут
БКД к победе маршрут
Припев вперед, нас долг зовет,
Шагаем в ряд - нам нет преград,
И сердце юное горит,
Все потому, что мы - ЮИД!
Ссылка на скачивание видеоролика “Гимн ЮИД”
http://cloud.mail.ru/rublic/4Y4F/L5wzairER
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев