Яз якынлаша - әзер бул!
Бүген, ягъни 5 март көнне, район Советының зур утырышлар залында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин катнашында язгы ташу чоры, су басу мәсьәләләренә, аларны кисәтү чараларына багышланган киңәшмә булып үтте.
Күргәнебезчә, быел кар чиксез күп яуды, коммуналь хуҗалыклар, шәхси хуҗалыклар өчен дә бихисап мәшәкатьләр тудырды. Шуңа күрә дә республикада, шул исәптән районда су басу белән бәйле гадәттән тыш хәлләр булу ихтималы бик зур. Киңәшмәдә әлегедәй фикерләр кызыл сызык булып барды. Күпләр 2026 ел кышын - 2011 елдаг белән тиңли.Исегезгә төшерәбез, безнең районда язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, аларга каршы чаралар күрү комиссиясен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин җитәкли.
Көч структуралары, җаваплы ведомство җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм мәктәп директорлары катнашкан киңәшмәдә Татарстан Республикасы Гражданнар Оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче бүлеге инспекторы Ильяс Нәҗмиев белән Саба һәм Теләче районара тикшерү эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Ленар Хәкимулин чыгыш ясады.
Киңәшмәдә район прокуроры Елена Суглова катнашты һәм докладчыларның чыгышларына мөнәсәбәтен белдереп, фикер - тәкъдимнәрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев