Район үзәге Теләчедә көзге ярминкә узды. Көзнең мул уңышын, авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгын чагылдырган әлеге чара район халкын бер мәйданга җыйды.
Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе, яшелчә һәм җиләк-җимеш, төрле азык-төлек товарлары тәкъдим ителде. Сатучылар үзләре җитештергән продукцияне сатып алучыларга тәкъдим итсә, райондашларыбыз исә кирәкле товарларны сайлап алу мөмкинлегенә ия булды.
Ярминкә барышы белән район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов та танышты.
Көзге ярминкә — муллык һәм бәрәкәт бәйрәме. Ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең ел дәвамында башкарган хезмәтенә нәтиҗә ясарга, җитештерүчеләр белән кулланучыларны берләштерергә ярдәм итә. Мондый чаралар җирле җитештерүчеләргә үз продукциясен тәкъдим итү өчен дә зур мөмкинлек булып тора.
Ярминкәдәге җанлылык, үзара аралашу, көзге уңышның муллыгы һәм әлбәттә, бүгенге бәйрәм – Халыклар берәмлеге көне уңаеннан узган бәйрәм концерты һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте. Көзге муллык, күңелле очрашулар һәм бәрәкәтле хезмәт нәтиҗәләре белән истә калган ярминкә райондашларыбыз өчен матур вакыйга булды.
Халыклар бердәмлеге көне — төрле милләт вәкилләрен уртак кыйммәтләр һәм үзара хөрмәт тирәсендә берләштерүче бәйрәм. Бу хакта сәхнәгә күтәрелгән җитәкчеләр дә билгеләп үтте һәм райондашларын әлеге мөһим бәйрәм белән котлады. Алар үз чыгышларында халыклар арасындагы дуслык, татулык һәм бердәмлекнең әһәмиятен билгеләп үтте. Бердәмлекнең җәмгыятебезнең тотрыклылыгы һәм киләчәге өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап, һәркемгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык теләде.
Түбәндә хәбәрчебез Фәнил Гаязов фоторепортажы.
Нет комментариев