Татарстан Республикасында «Фартовый Оскар» («Бәхетле Оскар») исемле документаль фильм төшерү башланды. Ул Оскар кушаматлы хезмәт этенә багышланган. Эт Росгвардия отрядында хезмәт иткән һәм 2022 елда махсус хәрби операциядә катнашкан.
Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Фильмны өч төбәктә төшерәләр – махсус отряд урнашкан урында һәм Татарстанның Кама Тамагы районы Тәңкә авылында, Мәскәү өлкәсендә һәм Ставрополь краеның Зеленокумск шәһәрендә.
Картинаны иҗат итүдә Росгвардия махсус бүлекчәсенең гамәлдәге хәрби хезмәткәрләре һәм Россия Герое, генерал-майор Сергей Хәйрудинов катнашачак.
Фильм сюжетының үзәгендә ике кинолог – Татарстаннан Илдар һәм Ставрополь краеннан Камо һәм аларның дүрт аяклы иптәше – Оскарның хәрби дуслыгы тора. Изюм шәһәре янындагы хәрби бәрелешләр вакытында эт яралана, әмма исән кала. Оскарны үлгән дип уйлыйлар, әмма ул үз көче белән күрше бүлекчәгә кадәр барып җитә. Анда аны Камо исемле хәрби табып дәвалый һәм беренче хуҗасына – Илдарга кайтара.
Нет комментариев