Татар халкының кабатланмас архитектурасын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәни мирасыбызны саклау, популярлаштыру максатыннан «Милли йорт» бәйгесенә старт бирәбез. Сез үз йортыгызны милли стильдә салдыгызмы, капка яки тәрәзә йөзлекләрен татар бизәкләре белән бизәдегезме? Алайса бу бәйге нәкъ сезнең өчен!
Кемнәр катнаша ала?
Бәйгебез тулысынча ачык! Анда теләгән һәр кеше — үз йортын яратып бизәүче олысы-кечесе, авыл яки шәһәр кешесе, һәвәскәрләр һәм һөнәри осталар катнаша ала. Бернинди чикләүләр юк, төп шарт — йортыгызда милли стиль чагылырга тиеш.
Катнашу өчен нишләргә кирәк?
Бәйгедә катнашу өчен түбәндәге материалларны җибәрү сорала:
Йортның фотосурәтләре (тышкы күренеше, капка яки тәрәзә бизәкләре, эчке интерьеры) яисә кыскача видеоэкскурсия.
Катнашучы турында мәгълүмат (Ф.И.О., йорт урнашкан район/авыл, элемтә өчен телефон).
Кыскача тарихы (йортның яки бизәкләрнең тарихы: аларны кем ясаган, нинди идея салынган).
Эшләрне кая җибәрергә?
Материалларны һәм гаризаларны, 15 декабрьгә кадәр, түбәндәге элемтә нокталарына юллый аласыз:
8 (939) 396-76-41 номерына (МАХ аша)
tulinf@rambler.ru электрон почта адресына.
Номинацияләр:
«Иң яхшы милли архитектура» — традицион стильдә төзелгән иң күркәм йорт.
«Милли бизәкләр остасы» — агачтан уеп ясалган үзенчәлекле капкалар һәм тәрәзә йөзлекләре.
Нет комментариев