Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Язны сәламли кошлар”

Күренекле педагог В.А. Сухомлинский табигатьне, әйләнә - тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип атады. Бу чыннан да шулай.

Балалар язгы аяз көндә нурланып кояш чыгуын, гөрләвекләр агуын, канатлы дусларыбызның кабат туган якларыбызга кайтуын, бөтерелә - бөтерелә күбәләкләр очуын күреп шатланалар, куаналар. Табигатьнең шушы гүзәллеген   күрү, табигатьне аңларга, сакларга өндәү, тормышны ярату серләренә өйрәтү, табигатебезгә карата сакчыл караш тәрбияләү максатын  күздә тотып, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә күп төрле тәрбияви  эш алып барыла: сыйныф сәгатьләре, экологик викториналар, кичәләр, акцияләр үткәрелә. Укучыларыбыз төрледән төрле экологик конкурсларда, чараларда  катнашып, үзләренең белемнәрен камилләштерәләр.  

  24 нче март көнне мәктәбебездә  “Кошлар – канатлы дусларыбыз” атналыгы кысаларында “Язны сәламли кошлар” исеме астында экологик кичә үткәрелде. Кичәдә  Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт " дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы ,Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министырлыгынын Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина Алия Ринат кызы, Ленин урманчылыгы мастеры Садиков Равил Әнвәр улы  катнашты. “Урманкай” мәктәп урманчылыгы әгъзалары һәм мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән әлеге чара укучыларыбызның күңелендә озак еллар сакланыр.  “Табигать язмышы – безнең язмыш”,  Җир – Анабызның, барлык тереклек ияләренең  безнең ярдәмгә мохтаҗ булуын онытмаслар.

   Чара барышында Арча шәһәреннән килгән  кунаклар – Экологлар-укучыларыбыз белән әңгәмә үткәрделәр. Бүгенге көндә экологиянең дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булуын,  бу проблеманы чишүдә, һәркем үз өлешен кертә алуы  турында искәртеп үттеләр.  Укучыларны экологик юнәлештәге конкурсларда, акцияләрдә катнашырга чакырдылар. Экологлар чарада актив катнашкан, сыерчык оясы ясаган укучыларга Грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

  Чара ахырында “Һәр сыерчыкка – бер оя” акциясендә, “Кошлар көне”нә  карата рәсем конкурсында катнашкан укучыларыбызга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге чараны оештыруда  матди ярдәм күрсәткән Ленин урманчылыгы җитәкчесе Сагдеев Алмаз Нәкыйф улына, мәктәп администрациясе исеменнән, рәхмәт белдерәбез.

    Кичә мәктәбебез директоры Сөнгатуллин Марат Мөхәррәм улының  йомгаклау сүзе белән тәмамланды: “Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алабыз”.

Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең биология укытучысы Сабирзянова Айсинә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев