Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игътибар - балалар!”

Балалар белән бәйле юлтранспорт фаҗигаларын кисәтү һәм булдырмау максатыннан республикада, шул исәптән районда 22 май көнне “Игътибар - балалар” дип исемләнгән профилактик чара башланды. Ул 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Быелның аенда республика юлларында балалар катнашында 108 юл-транспорт фаҗигасы теркәлгән, аларда өч бала үлгән, 116 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, балалар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаларының өчтән бере җәй көне, 16 яшькәчә булган балалар арасында килеп чыга. 2021 елны җәй айларында республикада 153 юл - транспорт һәлакате теркәлгән, аларда биш бала үлгән. 2021 елда республика юлларында барлыгы 15 бала һәлак булган, 175 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәте алган. Әлегедәй юлтранспорт һәлакәтләре гомуми һәлакәтләр санының 33, 8 процентын тәшкил итә. 2022 елда өч айда биш бала үлгән, ел азагына аларның саны 11гә җиткән.

“Игътибар - балалар!” акцияcе кысаларында Дәүләт автоинспекциясе белән “Юл куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә күптөрле чаралар үткәреләчәк. Бу көннәрдә алар балалар йөртүче шоферларга, аларның җәүлеләргә юл бирү-бирмәвенә, яктылык кайтару элементларының булу-булмавына, аларны популярлаштыруга зур игътибар бирәчәк. Профилактик чара барышында балалар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары теркәләсә, алар турындагы мәгълүмат профилактик эш өчен уку йортына җибәреләчәк. Болардан тыш, инспекторлар тарафыннан мәгариф учреждениеләрендә юл куркынычсызлыгын үзләштерүгә, аны күңелдә ныгытуга юнәлдерелгән тематик әңгәмәләр, балаларның җәйге ял лагерьларында төрле конкурслар, викториналар һәм башка төрле чаралар үткәреләчәк.

Д ә ү л ә т а в т о и с п е к ц и я хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучы барлык райондашларыбызны юлларда игътибарлы һәм сак булуын сорый. Әти-әниләр балаларының куркынычсызлыгы өчен һәрвакыт җаваплы. Аларны хәвефле урыннарда, бигрәк тә юл буйларында караучысыз калдыру җинаятькә тиң гамәл. Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшькә кадәр булган балаларны саклык каешлары белән эләктереп йөртү зарур. Дәүләт автоиспекцияcе хезмәткәрләре 7 яшьтән өлкәнрәк булган балаларны да саклык бишегенә утыртып йөрергә киңәш итә. Балаларның юл хәрәкәтендә иң якланмаган катнашучылар икәнен истән чыгармыйк.

Фәнил Гаязов

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев