Игътибарлылык һәм саклык сорала
Татарстанда яшүсмерләрне тәрбияләү өчен махсус программа кабул итәргә җыеналар. Аның нигезендә балигъ булмаганнарны законсыз гамәлләр тыюдан саклап калмакчылар. Әлеге бурычны Иминлек Советы утырышында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйды.
- Хәзер мәктәпләрдә урта, өлкән буын һәм яшь укытучылар эшли. Ә бала үзе белән бер дулкында булган, заманча, креатив фикерли торган ышаныч, таяну ноктасы эзли. Мәктәпләрдә социальпедагоглар эшли башлагач, балалар белән бәйле проблемалар өлешчә хәл ителә башлаган. Соңгы вакытта югары сыйныф укучылары, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар укырга керү тәртипләре, уку йортлары турында еш кызыксыналар. Әмма төп бурычларның берсе - белем бирү белән беррәттән, тәрбия мәсьәләсен дә беренче урынга чыгару. Мисал өчен, Сәнгать мәктәпләрен китерергә мөмкин. Биредә бала буш вакытын урамда түгел, ышанычлы кешеләр белән уздыра. Укытучылар вәзгыятьне заман сулышы какшата ди. Балалар белән генә түгел, әти-әниләр белән дә эшләү авырлаша икән. Өлкәннәр кырыкалдарлар тозагына эләккән кебек, хәзер балалар да Интернет челтәре аша начар юлга баса. Элемтә каланчаларын, тимер юл платформаларында электр системалары сакланган тартмаларны яндыру очраклары еш теркәлә. Шкафларны яндыру өчен 15 мең сум акча вәгъдә итсәләр, моның өчен аларны 15-20 елга ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Алга таба әлеге мәсьәләләр район җитәкчелегенең дә игътибар үзәгендә булачак. Тагын бер проблема: поезд вагоны өстенә менеп яки аңа тагылып йөреп видеолар төшерүче яшүсмерләр артты. Гадәттә, 14-19 яшьлек егетләр-кызлар шулай итә. Андыйларны Арчадан алып, Казан шәһәре Восстание тукталышына кадәр очратырга мөмкин. Алар төркемнәргә берләшә башлаган. Безгә шундый ике төркем барлыгы билгеле. Республикада әлеге төркемнәрне ачыклау буенча эш алып барыла, профилактик чаралар комплексы булдырылды. Май аенда Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан тимер юл платформасында 14 яшьлек малайның гомере шулай өзелде. Ул социаль челтәрләргә кую өчен ролик төшергән булган. Кызганыч, бүгенге яшьләр ниндидер видеоның бәясе кеше гомере кадәр тормавын аңламыйлар. Республикада килеп чыккан иң куркыныч очрак - 1 май көнне килеп чыккан фаҗига. Яшел Үзән районында 16 яшьлек егет балыкка барганда кармагы электр чыбыгына эләгә. 27 мең вольт белән ток сугып, шунда ук янып һәлак булган. Гадәттә, мондый фаҗигалар видеокүзәтү камераларына эләкми, - дип белдерде Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Ленар Рәфыйков.
Соңгы елларда телебезгә “буллинг” дигән яңа термин килеп керде. Ул теге яки бу яшүсмернең башкалар тарафыннан даими кимсетелеп яшәвен аңлата. Бала тышкы кыяфәте, кием мәсьәләсе, укуда артта калуы өчен дә кимсетелергә мөмкин. Бу төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Әлеге уңайдан районыбыз мәктәпләрендә ямьcез күренешләрне сурәтләгән “Один” дигән фильм күрсәтелгән. Аны 5-11 сыйныф укучылары караган, азактан укучылар белән фикер алышулар үткәрелгән. Моннан тыш, районыбыз мәктәпләрендә елга ике тапкыр “Психология атнасы” дип исемләнгән чаралар комплексы үткәрелеп килә. Гөлназ ханым ассызыклап үткәнчә, очрашулар эзсез калмый икән. Шулар нигезендә алар балалардан хатлар алалар, фикер-тәкъдимнәр, сораулар ишетәләр. Балаларның берише үртәүне күтәрә, кичерә алмый икән. Шуның өчен дә алар балалар арасында аларның үз бәясен күтәрү (самооценка), үз-үзенә ышанычын арттыру буенча эзлекле, индивидуаль эш алып баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев