III Халыкара «Татар сүзе» бәйгесендә җиңүчеләр Теләчедән дә бар!
Быел конкурсны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән бергәлектә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештырды.
«Конкурста 3200 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Шуларның утызы җиңүче исеменә лаек дип табылды», - дип хәбәр итә оештыручылар.
«Телебез язмышына кагылышлы гамәли бәйгеләр күп. Бу бәйге - иң дәрәҗәләрнең берсе. Без бүген эчтәлекле бәйрәмнең шаһите булачакбыз. Тамашачылар телебезнең нинди матур икәненә, мирасыбыз барлыгына инанырлар. Өч тапкыр узган бәйгегә бер йөз меңнән артык татар теленә битараф булмаган милләттәшләребезне җәлеп иттек. Ә йөз мең татар - бик зур көч», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.
Җиңүчеләр исемлегендә Теләче районы Балыклы авылыннан Кәримовлар гаиләсе дә бар. Алар Иҗади гаиләләр арасында 1 урынга лаек булган.
Шулай ук, Мансуровлар һәм Якуповлар гаиләсе дә Махсус бүләккә лаек булганнар. Котлыйбыз!
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/iii-xalykara-tatar-suze-baigese-inucelare-bilgele-5868925
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев