Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Илебез чикләрен уяу саклыйлар

Бүген, ягъни 28 май көнне, Россиядә чик сакчылары көне. Әлеге уңайдан Теләче авылының “Дан аллеясы”нда районыбызның чик сакчылары ветераннары катнашында тантаналы чара булып үтте. Шунысы игътибарга лаек, әлеге төр гаскәрләрнең оешыуына быел 108 ел тулды.

Тантанада әлеге күренекле дата белән ветеран чик сакчыларын, үсеп килүче яшь буын вәкилләре - “Алдынгылар хәрәкәте”, “Яшь армия” балалар һәм яшьләр оешмалары әгъзаларын һәм чара кунакларын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин белән районның “Чик сакчылары бердәмлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Рөстәм Нуруллин тәбрикләде. 

Азактан, алар районның иҗтимгый тормышында актив катнашучы, яшь буынны хәрби - патроитик рухта тәрбияләүдә һәм шулай ук барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә куелган һәйкәлне булдыруда үзләреннән зур өлеш керткән ветеран чик сакчыларына бүләкләр тапшырдылар. Мисал өчен, бу көнне озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгында хезмәт куйган Җәлил Һидиятуллин “ Теләче районы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнсә, Илияс Кашапов белән Рафис Фәхретдинов Теләче муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатларына ия булдылар. Җитәкчеләрнең тәбрикләү сүзләре һәм бүләкләләр, Теләче мәдәният йорты үзешчәннәре, республиканың Атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Поташова белән Руслан Кәбировның ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган җырлары белән үрелеп барды.

Соңыннан барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә куелган һәйкәл чәчәкләр салынды, күмәк фотога төшелде.  Шушысы игътибарга лаек, быел әлеге һәйкәл комплексы тагын бер атрибутка баеды. Ул - чик сакчыларының якын дусты, хәрбиләштерелгән ГАЗ - 66 автомобиле. Әйтүләренчә, күпчелек чик сакчыларының армия хезмәте әлеге машинаны йөртеп яки утырып йөреп узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев