Илкүләм кышкы спорт бәйрәме
Бүген, ягъни 12 февраль көнне, Теләче чаңгы базасында “Татарстан чаңгы юллары – 2022” дип исемләнгән традицион чаңгы ярышлары булып үтте. Ярышларда райондашларыбыз бик теләп катнашты. Аеруча Теләче, Шәтке, Олы Нырсы мәктәбе, Олы Мәтәскә урта мәктәбе, Сауш төп мәктәбе укучылары, район газ хуҗалыгы хезмәткәрләре, Иске Җөри авыл җирлеге командалары актив катнашты.
Ярышка килүче чаңгычыларыбызны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде. Ярышларны ачу тантасында ул:
- Үз-үзеңне җиңеп чаңгыга басу - үзе җиңү инде ул. Бүген Һава торышы да бик уңай тора. Гүя заказ буенча бирелгән диярсең. Ярышта уңышлар, финишка исән-имин килеп җитүегезне теләп калам. Спорт – сәламәтлек чыганагы. Кышкы саф һаваның, матур табигатьнең кадерен белеп калыйк. Борынгылар юкка гына: “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, - димәгән. Россия, республикакүләм спорт бәйрәме белән сезне! – дип мөрәҗәгать итте.
Азактан үз яшьтәшләре арасында җиңү яулаган чаңгычыларга Мактау грамоталары, медальләр һәм “Татарстан чаңгы юллары – 2022” логотибы төшерелгән кышкы башлыклар тапшырылды.
Теләче чаңгы базасында узган кышкы спорт бәйрәменең чагылышын түбәндәге фотоларда күрәсез.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев