Иман ныклыгы бердәмлектә!
2 нче февральдә, Казан шәһәрендәге Богородица монастыреның Алла Анасы Казан иконасы Соборында, республикакүләм керәшен телендә литургия булды.
Зур литургия Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән үткәрелде. Теләче районында яшәүче керәшен халкы тарихи әхәмияткә ия булган бәйрәмдә катнашып, сөенеп кайтты. Керәшенчә литургия (келәү) беренче уздырылынуына 150 ел үткән уңайдан уздырылды. Шушы зур чарада катнашуны оештыруда район башлыгы Хаҗипов Н.Н. һәм барлык җитәкчеләргә, барлык керәшеннәр исеменнән район керәшен җәмгыяте, зур рәхмәтен җиткерә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев