Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона туры үтте

Чистай шәһәрендә балигъ булмаганнарның “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона туры үтте. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршында эшләп килүче “Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе” тарафыннан ел саен үткәрелә.

Биредә барлыгы Республиканың  11 районыннан конкурсантлар катнашып үз-ара көч сынашты. Теләче районы данын, Теләче урта мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары, җәмәгать тәрбиячесе, районда бала хокуклары буенча Республика вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе – Кыямова Лилия Рәис кызы яклады. Конкурсның “Визит-карточкасы”, “видео-презентация”, сорау-җавап этапларында уңышлы чыгыш ясап Лилия Рәис кызы җиңүче булып танылды. Аңа ТР премьер-министр урынбасары Л.Р.Фазлееваның Дипломы тапшырылды. Лилия Рәис кызын ихластан котлыйбыз! Аңа конкурсның киләчәк республика этабында  уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев