Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Машинада штрафсыз йөрүчеләр ачыкланды

Ел башыннан “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге белән берлектә, юлларда юл һәлакәтләрен киметү максатыннан, машина йөртүчеләр арасында бәйге игълан иткән иде. Бүген әлеге бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.

Бәйгедә  катнашу өчен  машина хуҗасының, ел буена юл һәлакәтләренә юлыкмыйча, юл кагыйдәләрен бозмыйча  йөрүе төп  шарт иде. Бәйгедә катнашучыларны “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин, юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфарова һәм ЮХИДИ инспекторы, полиция майоры Салават Каюмов тәбрикләде. Шулай ук, чарабызга Кыш бабай да кереп, барыбызны да киләсе Яңа еллар белән котлап чыкты, бүләкләр уйнатуда катнашты.

Җиңүчеләр исемлеген сезгә дә тәкъдим итәбез:

  1. Нургалиева Светлана   - поход өчен рюкзак
  2. Ландыш Шаяхметова – машина утыргычы өчен органайзер
  3. Рамил Исламов – авария очрагы өчен набор
  4. Гөлүсә Нургалиева –аптечка
  5. Сәгыйт Хабибрахманов - машина утыргычы өчен органайзер
  6. Илназ Дәүләтшин – машинада куллану өчен телефон тоткыч
  7. Ринат Хисматуллин - машинада куллану өчен телефон тоткыч
  8. Наилә Бәдриева - поход өчен рюкзак
  9. Айрат Сайфулин – велосипед өчен набор
  10. Зилә Зәйнутдинова – пусковые провода
  11. Илдар Зиннатов - машина утыргычы өчен органайзер
  12. Константин Соловьев - инструментлар наборы
  13. Сабиров Рүзәл - пусковые провода

Ә төп бүләккә – автомобиль компрессорына Максабаш авылыннан Лилия Мингазова лаек булды.  Машинада 12 елдан артык йөри икән. - Ерак җирләргә чыканым юк, якын-тирә районнарга үзем йөрим. Җайлы инде, - диде ул.

Алдагы елларда әлегедәй бәйгеләрдә катнашучылар күбрәк булыр дип ышанып калабыз. Руль артында йөргәндә тизлек режимын саклап, куркынычсызлык каешы белән йөрүегезне сорыйбыз. Өйдә безне якыннарыбыз көткәнен онытмасак иде. 

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев