Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Исереккә диңгез тубыктан…

Кызганыч, районыбыз юлларында профилактик чараларның, пропаганда-агитация эшенең нинди төрләре генә алып барылмасын, юл-транспорт фаҗигалары кабатланып тора.

Аеруча үлем-җитем белән бәйлеләре үкенечле. Мисал өчен, агымдагы елның тугыз аенда районыбыз биләмәсендә ун юлтранспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда бер кеше үлгән (бу хакта газетабызның 8 сентябрь санында (№ 64) санында тәфсилләп язган идек), уналты кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Узган ел бу чорда шулай ук ун юлтранспорт фаҗигасе теркәлеп, ике кеше үлгән, унҗиде кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Быелгы һәлакәтләрнең икесе исерек машина йөртүчеләр аркасында килеп чыккан. Алар китереп чыгарган һәлакәтләрдә ике кеше имгәнгән. Узган ел да исерек хәлдә авария ясаучыларның саны икәү булган. Һәлакәт вакытында өч кеше тән җәрәхәте алган. Исерек хәлдә руль артына утыру җинаятькә тиң гамәл. Кызганыч, бу очракта үзебез өчен генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башкалар өчен дә җаваплы икәнен онытып җибәрәбез. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин белдергәнчә, хәзер район биләмәсен әйләнеп узучы, район үзәгенә килүче юлларда, аерым юл чатларында юл хәрәкәте бик интенсив, әлеге участокларда аек йөртүчеләргә дә таманга туры килә. Профилактик чаралардан күренгәнчә, кайбер райондашларыбыз РФ Юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозып, аларда исерек хәлдә автомобиль белән хәрәкәт итүдән дә тайчынмый. Бу аларның юлда имин йөрү культурасының түбән булуын күрсәтә. Моны һәркемнең үзендә тәрбияләве мөһим.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев