Иске Җөри урта мәктәбендә кызыклы очрашулар дәвам итә
Район яңалыклары

Иске Җөри урта мәктәбендә кызыклы очрашулар дәвам итә

Иске Җөри урта мәктәбендә кызыклы очрашулар дәвам итә! Мәктәп коллективы укучылар белән очрашуга, әлеге мәктәпнең чыгарылыш укучысы - эстрада җырчысы Илнат Фәрхуллинны чакырган.

- Илнат мәктәп еллары, үзенең иҗат юлы һәм артист тормышы турында сөйләде. Укучылар аны кызыксынып тыңладылар һәм кызыксындырган сораулар бирделәр. Ә иң кызыклы сорау "Бер концерттан күпме акча эшлисез?" дигән сорау булды, диделәр әлеге мәктәптән.


Нет комментариев