Юбилее белән тәбрикләделәр
Бүген Югары Мәтәскә авылында гомер кичерүче Ситдикова Наилә Әдгам кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре дә тәбрикләде.
Наилә апа кызы Гүзәл гаиләсендә матур гомер итә.
- 12 яшемдә эшли башладым. Урак урдык, печән чаба идек, төрлесен эшләдек ул вакытта. Үзем Питрәч районы кызы. Алты балабыз булды. 11 оныгым, 15 оныкчыгым бар. Гаиләбез бик зур. Балаларга бик зур рәхмәт, алар тәрбиясендә инде хәзер, - ди Наилә апа. Озын гомернең сере нидә дигән сорауга җавап итеп “Эшләргә дә эшләргә. Хәрәкәттә – бәрәкәт” диде ул елмаеп.
Гөлфинә Салихова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев