Югары Кибәхуҗа мәктәбендә «Рус теле көне» узды
Югары Кибәхуҗа мәктәбенең «Каенкай» җәйге лагеренда Рус теле көненә багышланган чаралар узды.
Рус теле көне - рус теленә багышланган Россия һәм халыкара дәүләт бәйрәме. А.С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә: РФ дә бәйрәм 2011 елда оештырылган; БМОда 2010 елда гамәлгә куелган.
Шулай ук А. С. Пушкинның яраткан әсәрләре буенча «Пушкинны укыйбыз» әдәби кунак бүлмәсе дә кызыклы узды. Укучылар "Рус теле белгечләре" дигән интеллектуаль викторинада катнашты һәм А. С. Пушкинның танылган әкиятләре буенче пазллар җыйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев