Югары Кибәхуҗада хатын-кызлар да бил алышты
458
0
Хатын-кызлар арасында үткәрелгән татарча көрәш ярышында баш батыр булып, Фирсинә Мөбәрәкҗанова танылды.
Ә ир- егетләр арасында Абсолют батыр исеменә Фәнис Зәкиев лаек булды. Соңгы алыштан соң Фәниснең иңнәренә Сабан туеның символик бүләге – тәкә менеп «кунаклады».
75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан көрәшчеләр арасында Фәрит Салиховка тиңнәр булмады.
Сабантуйны Арча төбәгеннән килгән һәвәскәр җырчылар чыгышы бизәде. Алар: Зәринә Әхмәдиева белән Рәсимә Нигьмәтуллиналар. Бәйрәмне килешле итеп тамада Ирек Хәйретдинов алып барды.
Әлбәттә, иң элек Сабантуйда чәчү батырлары, алдынгы механизаторлар, терлекчеләр бүләкләнде. Бүләкләрне һәм рәхмәт сүзләрен аларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәлиф Низаметдинов белән җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан» ширкәте җитәкчесе Рүзәл Мәрданов ирештерде. Шулай ук, олуг бәйрәмебездә быел лаеклы ялга чыгучылар да бүләкләнде, алар адресына җылы сүзләр әйтелде.
Мәйданга килүчеләр уеннарда бик актив катнаштылар. Ялындырып тору, тартышуның әсәре дә юк. Үз күңелеңне үзең күрү күңелле һәм кирәкле сыйфат. Чөнки, Сабантуй нәкь менә безнең бәйрәм, татар халкының күпләр көнләштерерлек бренды.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев