Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү гомерне саклап кала!

Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге » хезмәткәрләре Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән берлектә «Машина йөртүчегә хат»дигән профилактик акция үткәрделәр.

Акциянең төп максаты- машина йөртүчеләрнең игътибарын балалар юл-транспорт имгәнүләре проблемасына җәлеп итү.

Балалар әти-әниләре  белән машина йөртүчеләргә рәсем- хат аша мөрәҗәгать ясадылар. Рәсем аркылы юллардагы куркынычсызлык проблемаларына үз карашларын белдерделәр.

Акция барышында балалар хезмәткәрләр белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, тизлек режимы, җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә карата игътибарлы булуларын  теләп, машина йөртүчеләргә хатлар тапшырдылар.

Машина йөртүчеләргә балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөрәҗәгатләренә игътибар итәргә кирәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү гомерне саклап кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев