Юлларда сак булыйк
Юлларда йөргәндә башкаларның гомере безнең гамәлләргә дә бәйле булуын онытмыйк!
Юлларда көчле бозлавык, руль артында йөргәндә тизлек режимын саклап, куркынычсызлык каешы белән йөрүегезне сорыйбыз.
Юлларда балаларны дөрес йөрергә өйрәтегез, юл кичүенә җиткәндә йөртүчеләр кичекмәстән тизлекне киметергә бурычлы. Моның өчен юл аша фәкать җәяүлеләр кичүендә генә һәм сезне үткәрәчәкләренә ныклап инангач кына чыгу зарур. Яктылык кайтару элементлары булган кием кию шарт. Алар сезне тәүлекнең караңгы вакытында да ерактан ук күрсәтеп торачак.
Җәмәгать, юлларда сак булыйк, өйдә безне якыннарыбыз көтә, онытмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев