Изге, бәрәкәтле, бөек Рамазан ае
Район яңалыклары

Изге, бәрәкәтле, бөек Рамазан ае

Изге, бәрәкәтле, бөек Рамазан ае – барча гөнаһлардан арыну, рухи яктан чистарыну, рәхмәт һәм юмартлык ае булып тора. Бу айда ураза тоту – кешенең рухын чистарта торган зур бер сынау.

Һәрбер мөселман ел саен әлеге айны түземсезлек белән көтеп ала. Быел Рамазан ае иртәгә-  23 мартта башланып китә, ягъни, ул көнне таң беленгәнче без уразага керергә тиеш булабыз. Уразаның соңгы көне 20 апрельгә туры килә. Ә инде 21 апрель көнне Ураза гаете була. Беренче тәравих мәчетләрдә 22 март көнне укыла, ә соңгы тәравих 19 апрель көнне.

Аллаһ Тәгалә киләсе Рамазан аен хәерле итеп, тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек белән каршы алырга һәм үткәрергә насыйп итсен!

 


Нет комментариев