Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Изге Пасха бәйрәме белән!

Хөрмәтле православие динен тотучы райондашларыбыз, районыбыз кунаклары! Сезне ихластан православие дөньясындагы иң изге, якты бәйрәмнәрнең берсе - Пасха бәйрәме белән тәбрик итәбез

Аны күпләрегез бик лаеклы рәвештә Олы көн уразасы белән каршы ала. Ул иртәгә тәмамланып, якшәмбе көнне Олы көн бәйрәм ителәчәк. Олысы да, кечесе дә аны түземсезләнеп көтеп ала. Балаларның иртән торып, өйдән-өйгә кереп, бер-берсен котлап, матур сүзләр әйтешеп, йомырка, төрле тәм-томнар җыюы әлеге бәйрәмнең олугъ йоласы һәм гүзәл бизәге. Мөхтәрәм райондашлар! Чын йөрәктән бу якты бәйрәмнең йортларыгызга шатлык һәм мәрхәмәт алып керүен, уңышлар, бәхет алып килүен, теләкләрегезнең үтәлүен телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, рух ныклыгы, яхшы кәеф телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев