Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кагыйдәләрен онытмыйк!

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcеннән алынган мәгълүматлар караганда, 3 март көнне, 12.25 сәгатьтә, “Казан - Шәмәрдән” автомобиль юлының 75 чакрымында урнашкан Теләче сәнгагать мәйданчыгында җаваплылыгы чикләнгән “ЛМР - Пласт” ширкәтенә караган цех ишеге янәшәсендә үз төягечтә эшләүче механизатор йөк төягәндә техник куркынычсызлык кагыйдәләрен боза.

Нәтиҗәдә, эстакада белән йөк машинасы арасында калган эшче кысылып җитди трамва ала. Шуның нәтиҗәсендә ул фаҗига урынында ук һәлак була.

Хөрмәтле райондашлар! Тагын бер кат хезмәт урыннарында, юлларда игътибарлы булырга, техник куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз. Кеше үлеме белән бәйле әлеге фаҗига тагын бер кат шул хакта искәртә. Беренчедән, мәрхүмнең гаиләсенә, якыннан күтәрә алмаслык хәсрәт килсә, икенчедән, саксызлык күрсәткән, психологик кичерешләр чолганышында калган механизатор белән аның якыннарына да җиңелләрдән түгел. Мөхтәрәм җәмәгать, барыбызны зарыгып өйдә көткәннәрен онытмыйк! 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев