Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кагыйдәне бозып авария ясаучыларның саны республикада да, районда да бер дә кимеми

Яңа 2024 елның инде икенче ае төгәлләнеп килә. Һичшиксез бу ике ай да тарихка иң буранлы һәм салкын айлар булып кереп калачак. Бураннар белән бер-бер артлы чиратлашып килгән салкыннар республикабыз юлларында өстәмә мәшәкатьләр генә түгел, кешеләр үлеме белән бәйле күп санлы аварияләр дә китереп чыгарды.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcенең район бүлеге җитәкчесе, полиция  капитаны Илнур Кәримуллин белдергәнчә,  районыбыз биләмәсендә быелның гыйнвар-февраль айларында кеше үлеме белән бәйле юл-транспорт фаҗигалары теркәлмәгән. Быел гыйнварда районда теркәлгән аварияләр саны - 28. Шуларның икесендә, М7 трассасында теркәлгән юл һәлакәтендә җиде кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Берсендә - өч кеше зыян күрсә, икенчесендә дүрт кеше җәрәхәтләнгән. Узган ел бу чорда 17 авария теркәлгән булган. Шуларның берсе генә тән җәрәхәте алу очрагы белән бәйле.

Гадәттә, аварияләр тоташ линияне кисеп, каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыга.  Дәүләт автоинспекциясендә әйтүләренчә, әлеге төр кагыйдәне былтыр биш кеше бозса, быел җиде йөртүче тоташ линияне кискән. Исегезгә төшерәбез, әлеге төр кагыйдәне бозучыларга җәмәгать суды биш мең сум штраф түләтү яки дүрт айдан алты айга кадәр  машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарырга мөмкин. Күргәнебезчә, һәр икесе дә баштан сыйпый торган җәза түгел. Шуңа да карамастан, әлеге төр кагыйдәне бозып авария ясаучыларның саны республикада да, районда да бер дә кимеми. Мисал өчен, 2022 елда безнең районда дүрт шундый очрак теркәлеп,  ике кеше үлгән, дүрт кеше  төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Ә 2023 елда  биш авария теркәлеп, бер кеше үлде, җиде кеше тән җәрәхәте алды.

2022 елда республикада тоташ линияне кисеп, каршы як полосага чыгу буенча 389 авария теркәлеп, 122 кеше үлгән, 658 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган булса, 2023 елда  270 авариядә  85 кеше үлгән, 448 кеше җәрәхәтләнгән.  Узган ел, өченче елга караганда, авария (-119), үлем (-37), җәрәхәт алу (-210) очраклары шактый кимесә дә, әмма бу берәүгә дә тынычлану өчен сәбәп була алмый. Кышкы юллар машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә аеруча игътибарлы һәм сак булуыны сорый. Өстәвенә, каршыңа исерек йөртүче очрамагае. Кызганыч, андыйлар адым саен очрап тора. Мисал өчен, быел гыйнварда алты райондашыбыз автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән. Узган ел бу күрсәткеч бишәү генә булган. Билгеле инде, үзләренә инспекторлар тарафыннан  РФ Административ хокук бозулар Кодексы нигезендә шунда ук беркетмә төзелгән, автомобильләре штрафстоянкага куелган. Тиздән җәмәгать суды аларны 1,5 яки 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәк. Өстәвенә, 30 мең сум күләмендә штраф түләтү карарын да чыгарачак. Бу кадәресе көн кебек ачык.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев