Кагыйдәләр кан белән языла
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән 29 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, быел районыбыз юлларында барлыгы 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
һәлакәтләр вакытында 13 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган, 2 кеше үлгән. 2021 елда 5 юл транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 6 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган булган.
26 апрель көнне 10.20 сәгатьтә Казан - Шәмәрдән юлының 76 нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды. 1999 елгы “Калина” автомобилен йөртүче теләчеле Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 12.13 пунктының 2 өлешендә каралганча, юл бирмичә төп юлдан килүче 1998 елдан туган казанлы идарә иткән “Приора” машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә һәлакәттән соң “Калина” автомобиле йөртүчесе белән пассажиры һәм “Приора” машинасының пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Арча хастаханәсенә озатылалар.
Хөрмәтле райондашлар! Юлларда игътибарлы һәм бер-беребезгә карата ихтирамлы булсак иде. Кагыйдәләрнең кан белән язылуын онытмыйк! Безне, һәркайсыбызны өйдә көтәләр. Сүз дә юк, тапталган, еш кабатлана торган гыйбарә. Әмма кабатлау - укуның әнкәсе диелә мәгълүм әйтемдә.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев