Казанда «Nebar» төнге клубын антисанитария өчен 70 тәүлеккә япканнар.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бинада тикшерү уздырганнар һәм савыт-саба юу режимы үтәлмәгәнлеген, дымлы җыештыру сыйфатсыз башкарылганлыгын, ашамлыклар әзерләгәндә вакыты чыккан продуктлар кулланылганын, ә хезмәткәрләргә медицина тикшерүе узмыйча гына эшкә рөхсәт ителгәнен ачыклаганнар.
Хокук бозулар турындагы материалларны судка тапшырганнар. Хокук бозуларны бетерү өчен кафе вакытлыча ябылган.
Нет комментариев