Миңнеханов Казанда  бульвар ачуда катнашты
В республике

Миңнеханов Казанда бульвар ачуда катнашты

Казанның Серов урамында 3,9 га мәйданлы инклюзив бульвар төзелеше тәмамланды. Бу Россиядә ОВЗлы кешеләр ихтыяҗларына тулысынча җайлаштырылган беренче объект. Бүген биредә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та булды.

Серов урамында «Ярдэм»  бульварының дүртенче чиратын ачу тантанасына бүген бик күп кунаклар җыелды. Бирегә якында гына яшәүче, шулай ук шәһәрнең башка районнарыннан балалы гаиләләр килгән. Җыелганнар өчен бәйрәм концерты, мастер-класслар, лекцияләр һәм спорт активлыгы оештырылды.

Бульварның соңгы өлешендә сулык периметры буйлап  күзәтү мәйданчыклары урнаштырылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада һәм Россиядә беренче 3,9 га мәйданлы инклюзив бульвар тулысынча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган, ул 2024 елда «Ярдәм»үзәге янында ачылган иде. Биредә махсус җиһазлар куелган,  балалар һәм спорт мәйданчыклары, сәхнә,  җәяү йөрү зоналары һәм башкалар барлыкка килде.


Нет комментариев