Кан бирү – башкага гомер бирү. Районда «Донор көне» бара.
Бүген районыбызда «Донор көне » бара.
Бүген, ягъни 31 май көне районыбызда донор көне буларак игълан ителгән иде. Теләге булган һәркем кан һәм плазма доноры була ала бүген. Үзеңнең бер өлешеңне башкалар белән бүлешеп, бернинди таныш түгел кешеләргә яшәү мөмкинлеге бирү - ул бары тик олы җанлы, күңеле мәрхәмәт, шәфкать белән тулганнарга гына хас. Без сезнең алда хөрмәт белән баш иябез, үзегезгә дә сихәтлек, озын гомер, игелегегезнең үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтуын телибез! - диясе килә кан бирүчеләргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев