Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Кар чанасы» хуҗалары игътибарына

Ел дәверендә кышның соңгы ае бара. Карамагында кар чанасы булган шәхеслэр бу чорны кышкы урман-кырларга ауга, зур сулы елгаларда боз тишеп балык тотуга багышлый. Ә аерым бер төркем кешеләр бу вакытта актив ял итүнең бер төре итеп кардан йөрүче махсус техника «кар чанасы» (снегоход) белән табигатьтә хозурланып йөрүне өстен күрәләр.

«Кар чанасы» - бик көчле техника, сәгатенә 100 километрдан артык тизлек белән хәрәкәт итә ала. Шунлыктан ул югары куркынычлылык тудыру чыганагы булып тора һәм идарә итүдә махсус хәрәкәтләрне белүне таләп итәю

Агымдагы елның январенда районда теркәлгән мондый төр техниканың саны 31 берәмлекне тәшкил итә. Ләкин чынбарлыкта бу сан берничә берәмлеккә югарырак. Чөнки арабызда «эләкмәгән кеше хокук бозучы түгел» дигән уйга бирелеп, үзләрендә булган «кар чаналарын» тиешле тәртиптә рәсмиләштермичә кулланучы шәхесләр дә юк түгел. Мондыйларга карата һәрбер тәртип бозунында дә бер чиге булуын искәртеп китәсе килә. Хокук бозуның вакыты барган саен, аңа карата күреләчәк җәза чарасының югарырак булуы бүгенге көндә беркемгә дә сер түгел.

Ләкин нинди генә техника берәмлеге булмасын, аны эксплуатацияләү вакытында куркынычсызлык чаралары мөһим санала. Шуңа күрә элеге техниканы сатып алучы, аны куллану вакытында гамәлдәге закон актлары тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләрне үтәүне дә үз өстенә ала дип әйтергә нигез барлыкка килә.

Кардан йөрүче техника – үзйөрешле транспорт чаралары рәтенә кертелгәнлектән, аның белән идарә итү өчен тракторчы– машинист таныклыгында «А1» категориясе булу мәҗбүри. Бу категория тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен уку юлы белән 16 яшьтәге гражданнарга бирелә. Башка төрле таныклыклар әлеге техника белән идарә итү хокукы бирми. Шушы төр категорияне район җирлегендә урнашкан ДОСААФ оешмасында укып алып була.

Моннан тыш кардан йөрүче техника хуҗасы, аны сатып алганнан соң 10 тәүлек эчендә, райондагы техник күзәтчелек идарәсе бүлегендә регистрациягә куярга тиеш. Анда исәпкә алынган техникага тиешле дәүләт номеры бирелә.

Әлеге төр техникага техник карау ел саен уздырыла. Бу мәҗбүри чара. Моны узмыйча йөрү тыела. Тоткарланган очракта – административ хокук бозу барлыкка килә.

Язылганнардан күренгәнчә, йөртүгә хокук таныклыгы булмаган, тиешле тәртиптә рәсмиләштерелмәгән, техник карау үткәрелмәгән кардан йөрү техникасын эксплуатацияләү тыела. Ә боларны үтәмәүчеләр тоткарланган очракта, ул шәхесләр РФ административ хокук бозулар Кодексы матдәсе нигезендә штрафка тартылалар...

. Чагыштырып карау өчен штраф суммасының 1000 сум булуын, ә еллык техник карау уздыруга түләү 700 сум икәнлеген билгеләп китү урынлы булыр.

«Кар чанасы» белән исереклек хәлендә идарә итү факты ачыкланса, мондый шәхес барлык төр транспорт белән дә идарә итүдән, билгеле бер вакыт аралыгына, мәхрүм ителә. Моннан тыш ким дигәндә 30 000 сум күләмендә штраф та билгеләнә.

Әлеге төр техника карап торышка күркәм һәм ышанычлы күренсә дә, ул юлсыз җирләрдән йөрү өчен кулланылганлыктан, аның белән сак идарә итү сорала һәм таләп ителә, чөнки йөргән җирдә очраган төрле каршылыклар, күренмәгән чокырлар бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин.

Нәтиҗә ясап мондый төр техника хуҗаларына, аны куллану вакытында тиешле булган кагыйдәләрне үтәү, фәкать әлеге шәхес файдасына гына эшләвен билгеләп узасы килә.

Әгәр мондый төр техникалы кешенең районда булган дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә сораулары бар икән, аларны хәл итү буенча урындагы җитәкчегә элемтәгә керүләре сорала. Эш телефоны 2-16-11. Кабул итү көннәре һәр атнаның сишәмбе һәм җомга көннәрендә 08-12 сәгать вакыт аралыгында, Теләче авылы Ленин урамы 46 йорттагы эш бүлмәсендә.

 

Хәмит Назиров, үзйөрешле машина һәм башка төр техникага күзәтчелек Идарәсенең район буенча бүлек начальнигы

 

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев