Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кар суларыннан, ташулардан сак булыйк!

Җиһанда – яз. Кояш көннән-көн ягымлырак елмая.

Әмма язга хозурланып күккә түгел, җиргә карап йөрергә онытмыйк әле. Әнә кояш нурларында җем-җем килеп яткан кар җәймәләре астында куышлар хасил булган. Ялгыш кына бастыңмы, төшеп тә китәсең дигән сүз. Ә быел кар көртләре тирән. Елга, күлләрдә бозлар да инде калын күренсәләр дә, куркыныч. Сак булыйк, якыннарыбызны да кисәтик. Юкка гына халык: “Бәла аяк астында”, – димиләр бит. 

Су басу куркынычы булган авыллар безнең районда да бар. Алар: Караширмә, Үзәк һәм Алан авыллары.  Язгы ташу чорында Екатериновка авылы елның-елында су чолганышында кала, атна - ун көн юл өзеклеге барлыкка килә. Авыл халкы алдында бер айлык азык туплап кую зарурлыгы килеп баса. Язгы ташу чорында биредә янгын сүндерү машинасы һәм ике янгын сүндерүче кизү торачак.

Фото: https://www.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев